Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәяләр артуны туктатырга!

«Сез миңа: „Киләсе атнада вазгыять тотрыклы төс алыр дип өметләнәм“, - дип әйтегез.

Бәяләр артуны туктатырга

Азык-төлек бәяләренә бәйле мәсьәләне бер атна эчендә хәл итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Аның язмасы «Россия 1» телеканалында эфирга чыкты.

«Сез миңа: „Киләсе атнада вазгыять тотрыклы төс алыр дип өметләнәм“, - дип әттегез. Бу мине канәгатьләндерми. „Мин өметләнәм“ димәгез, ә киләсе атнадан вазгыять тотрыклы төс алачак дип әйтегез», - диде Путин.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәткә россиялеләрнең нәрсә белән туклануы турында уйланырга кирәк. Бәяләр артуын туктатуга кагылышлы карарлар инде киләсе атна башында ук документ рәвешендә дөнья күрергә тиеш.

«Бер атна эчендә хәл итәргә. Барлык килештерү процедураларын иртәгә-берсекөнгә төгәлләргә һәм киләсе атна башында документлар рәвешендә тиешле карарлар кабул итәргә», - дип искәртте Путин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев