Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел 7 меңнән артык бала ярдәм алачак

Республиканың 1022 укучысына  ярдәм күрсәтелгән

 

Республикада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе дәвам итә.

Татарстанда хәйрия акциясе кысаларында быел 7 меңнән артык булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы.

Акция буенча бирелә торган мәктәп букчасында канцтоварлар, дәфтәрләр һәм хезмәт-сәнгать дәресләре өчен җыелмалар керә.

“Шулай ук 21 меңгә якын аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк” – дип хәбәр итә фән министрыгы.

Әлеге акция кысаларында республиканың 1022 укучысы  ярдәм алган инде.

Хәйрия акциясе 2007 елдан Татарстан Президенты ярдәме белән күрсәтелә. 12 ел дәвамында 194,4 меңнән артык балага  249 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция