Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел шәһәрдә төрле юнәлештәге 88 ярминкә уздырылган

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкына турыдан-туры авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кулай бәяләрдән сертификацияләнгән һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Бәрәңге һәм яшелчә куллану күләмнәрен кирәкле күләмдә тәэмин итү максатыннан, шәһәр хакимияте муниципаль берәмлек территориясендә ярминкәләр оештыра.
Ярминкәләр саны елдан-ел арта. 2021 елның узган чорында гына да төрле юнәлештәге 88 ярминкә уздырылган. Бу хакта кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Шәһәр халкының елына яшелчә куллануның гомуми күләме түбәндәгечә: бәрәңге - 123 мең тоннадан артык, суган - 20 мең тоннадан артык, кишер - 12 мең тонна, чөгендер - 11 мең тонна.
Бәрәңге һәм яшелчә белән тәэмин итүчеләр:


«Караван» күпләп сату базары һәм «Южный» агросәнәгать комплексы территориясендә ел әйләнәсе яшелчә һәм җиләк-җимеш сатыла. Сату күләме 20 мең тоннага кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә