Бәйрәм шәһәр көнендә узачак.
Чаллыда чәчәкләр бәйрәменә әзерлек бара. Ул, гадәттәгечә, август ахырында, шәһәр һәм республика көннәрендә билгеләп үтеләчәк. Күргәзмәдә оешма, предприятие һәм иҗади активистларны да катнашырга чакыралар. Шарты гади - чәчәк композицияләре ясарга кирәк. Катнашырга теләүчеләр контактларын күрсәтеп, гаризаларны 1 июльгә кадәр parki.nch@yandex.ru почтасына җибәрә ала.
Нет комментариев