Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете машинасыз калды

Суд карары буенча аның автомобилен конфискацияләделәр.

Закон таләпләрен үтәмәү Чаллы егете өчен аянычлы тәмамланды. Шәһәр суды карары буенча аның машинасы дәүләт милкенә күчте. 

Узган ел ул алкоголь эчемлек кулланган килеш машина артына утыра. 18 яше тулмаган була егет ул вакытта 15 мең сумлык штраф түләп котыла. Тик яшүсмер моннан сабак алмый. Быел да ул исерек килеш ул кабат инспекторларга эләгә. Алкогольгә тикшеренү үтүдән баш тарта. 

Нәтиҗәдә, аңа суд карары буенча 130 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнде. 1 ел 5 ай дәвамында транспорт йөртү белән бәйле эшкә урнашу да тыелды.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон машина суд утырышы