Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Яңа елга танымаслык булып үзгәрәчәк

«Без чыршы янында зурлар да үзләрен балалар кебек шат хис итсен өчен барсын да эшләячәкбез», – ди Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева.

Шәһәрне яңа елга бизәү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә төп проспектларда баганаларга төрле формадагы һәм төсләрдәге 750 яктырткыч урнаштырылды. Моннан тыш, быел беренче тапкыр Ватан-ана мемориал комплексы янында лалә чәчәге формасында яңа утлы корылма да барлыкка киләчәк. 

Шәһәрнең  баш архитекторы Мәликә Шәмсиева әйтүенчә, Халыклар дуслыгы һәм Сөембикә проспектлары киселешендәге яңа боҗра да бәйрәмчә диодемалар белән әйләндереп алыначак. 

«Азатлык» мәйданындагы төп чырышыны да быел башкачарак бизәргә җыеналар. Аны 17 декабрьдә 16 сәгатьтә ачарга исәп тоталар. Ул төрле гирляндалар белән балкып торачак. Аның янәшәсенә су анасы, балерина, аю һәм башка бик күп әкият геройлары урнаштырылачак. Үзәктә 2023 елның символы куян урын алачак. 

Моннан тыш, яктыртыла торган бүләкформасында, дүрт яктан керү урыннары булган, павильон кую да планлаштырыла. «Анда шәһәрдәшләребез гаиләләре белән кереп фотога төшә алачаклар. «Без чыршы янында зурлар да үзләрен балалар кебек  шат хис итсен өчен барсын да эшләячәкбез», – диде Мәликә Шәмсиева. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел