Чаллы янында юл-транспорт һәлакәте
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында юл-транспорт һәлакәте

Җиңел машина йөртүче идарәне югалткан.

14 августта Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә җиңел машина изелеп бетә.

Тукай районы буенча баш дәүләт автоинспекторы Шамил Ганиев әйтүенчә, 1967нче елгы шофер «Ниссан Альмира» машинасында тизлек режимын бозып, каршы як полосага чыга һәм «Скания» машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә «Ниссан Альмира» машинасын йөртүче төрле дәрәҗәдәге күп санлы җәрәхәтләр белән Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатыла. 
 


машина авария дтп 02 увд мвд полиция юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев