Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләреннән эшмәкәрләр ясарга уйлыйлар

Аларны танылган бизнесменнар өйрәтәчәк.

Бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Әмма үз эшен башлап, үсеп китүчеләр бармак белән генә санарлык. Уңышлы эшмәкәр булуның сере нидә икән соң? Эшне ничек дөрес итеп оештырырга? Әлеге сорауларларга җавапны танылган эшмәкәрләр үзләре үк бирәчәк. Чаллыда “Бизнес башлауда остаз” иҗтимагый проекты старт ала. Максаты бер - яшь эшмәкәрләр санын арттыру. Ул “Бердәм Россия” һәм Рост партиясе белән берлектә оештырыла. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итәләр. 

Яшь эшмәкәрләрне Руслан Нигматулин («Далини» компанияләр төркеме), Раил Миңнегалиев («СтройТраст»), Евгений Рачков («ТАТПРОФ», «ГринПро» промпаркы), Евгений Ивлев (Print Shop), Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс») кебек танылган бизнес вәкилләре өйрәтәчәк. Бер ел дәвамында алар тәҗрибәләре белән уртаклашачак, бизнес оештыру, максатларга ирешү алымнары турында сөйләячәк. 

Проектта катнашу бушлай. Иң мөһиме теләк кенә булсын. Инде 30дан артык эшмәкәр гариза калдырган. Алар төзүчеләр, стилист, кондитер, дизайнер, фитнес-студия, мәгариф проектлары авторлары, коворкинг өлкәләрендә эшләүчеләр һәм башкалар. 

“Бизнес башлауда остаз” проектында катнашу өчен гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес проект