Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы иң бәхетле кешеләр яшәүче шәһәрләр исемлегенә кертелде

Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән.

Илнең иң бәхетле шәһәрләре билгеле. Алар арасында Чаллы да бар. Автокала беренче бишлеккә эләккән. 

20 март – Халыкара бәхет көне уңаеннан, россиялеләрдән: “Сез бәхетлеме?” – дип сораганнар. Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән. Баксаң, тормыштан канәгать булып, елмаеп-көлеп кенә яшәүчеләр, барыннан да бигрәк, Хабаровск шәһәрендә күбрәк икән. Шәһәр халкының 92 проценты бәхетле булуын әйткән. Икенче һәм өченче урыннарда – Әстерхан һәм Оренбург (һәркайсының 91 процент). Дүртенчедә -  Чаллы шәһәре. Аз да түгел, күп тә түгел, автокалада яшәүчеләрнең 89 проценты үзен бәхетле дип белдергән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X