Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларының берсендә 2 атна элек үлгән хатын-кыз мәетен тапканнар

Аңа 62 яшь булган.

Чаллының 20 комплексында яшәүчеләр йортлары подъездында начар ис таралуга борчылып, полициягә мөрәҗәгать итәләр. Вакыйга урынына килгән участок хезмәткәре беренче булып ялгыз хатын фатирына керәләр. Анда алар 62 яшьлек пенсионерның мәетенә тап  булалар.

Хокук сакчылары сүзләренә караганда әлегә үлем очрагы криминал белән бәйле түгел. Чөнки урында моны раслаучы билгеләр табылмаган. Беренчел мәгълүмат буенча ханым ике атна чамасы элек вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев