Чарада 50гә якын бала күңел ачты.
"Александровский сад" дип аталган сәламәтлеге чикле балалар өчен үсеш академиясе бәйрәм оештырды. Ул 27нче комплекста урнашкан. Балаларны яклау һәм уку елы төгәлләнү уңаеннан үткәрелгән әлеге чарада 50гә якын бала, аларның туганнары, әти-әниләре катнашты. Академия җитәкчесе Алсу Клипова әйтүенчә, уеннар, бүләкләр, грамотлардан тыш, балаларны иң сөендергәне - күбек фонтаны булды.


Нет комментариев