Чаллы юлларына яңа автобуслар чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларына яңа автобуслар чыкты

Алар 2 маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Яңа зәңгәр НЕФАЗ автобуслары Чаллы проспектларына чыкты. Алар 2нче һәм 3нче маршрутлар буенча йөри. 

2нче маршрут буенча  Ит комбинаты - Тынычлык проспекты - "Притяжение" торак комплексы - Мәскәү проспекты - Хайер Корпорациясе урамы буенча йөриячәкләр.

3нче маршрут буенча Хайер Корпорациясе - Мәскәү проспекты –  "Притяжение" торак комплексы  –  Яр Чаллы проспекты  –  Ит комбинатына кадәр хәрәкәт итәчәк.

Схемаларын моннан карый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, Чаллы 300 млн сумга 24 яңа НЕФАЗ автобуслары сатып алды. 


Нет комментариев