Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы биергә яратучылар өчен тау башында лагерь оештырган

Диләрә Юмангулова Россиякүләм «Бию таулары» проектын тормышка ашырган.

Ул Казанның 19нчы гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Өч ел инде җәйләрен тауларда биюләр оештыра. 

Быел Башкортостанның Айгир тавында биергә яратучылар лагерендә 100дән артык кеше булган.  «Тау башына 2 тонна су, ризыклар, палатка һәм башка кирәк-яраклар алып менү, ашарга әзерләү җиңел түгел. Тау башында душсыз, бәдрәфсез яшәү, палаткада йоклау да рәхәт түгел. Бу эш табыш та бирми. 

Киресенчә без, оештыручылар 200 мең сумга минуска чыктык. Әмма бу безне куркытмый. Иң мөһиме: без кешеләрне үзгәртәбез, аларны бәхетле итәбез. «4 көн эчендә аларның күбесе без элеккечә түгел, без үзгәрдек. Без биюдә яшибез», – диләр. Алар уңайлы мохиттан чыгып көчле һәм бәхетле булалар, тормышны башка яктан күрә башлыйлар. Йөзләре балкый, күзләре яна», – ди ул.

Диләрә киләсе елде әлеге проектны чит илдә тормышка ашырырга уйлый. Аның белән тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект бию Таулар