Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы өченче тапкыр Россия чемпионы булды

Ярышларда илнең 20дән артык төбәгеннән 700ләп спортчы катнашкан.

Чаллының 52 мәктәбендә 8б сыйныфында укучы Аделина Липатова акробатика буенча Россия чемпионатыннан җиңү белән кайтты. Бу инде аның әлеге абруйлы ярышларда өченче тапкыр югары баскычка күтәрелүе. Турнир 25 февральдә Башкортостанның Октябрьск каласында үткән. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән 700ләп спортчы катнашкан. 

Аделина бүгенге көндә “Олимпийский” спорт комплексында шөгыльләнә. Анда ул 5 яшьтән бирле йөри. Шушы еллар эчендә шәһәрдәшебез спорт мастерына кандидат нормативын да үтәгән. Илкүләм оештырылган төрле ярышларда 7 тапкыр җиңү дә яулаган.

“Ирешкән уңышларым белән мин тренерларым Наилә Гатауллина һәм Татьяна Вареновага рәхмәтлемен. Без алар белән көн дә көндезге икедән кичке сигезгә кадәр шөгыльләнәбез. Төрле акробатик, хореографик элементларны өйрәнәбез. Әлеге спорт төре мине дисциплинага, максатчан булырга өйрәтә. Киләчәктә дөньякүләм ярышларда катнашып, җиңү яулысыйм килә”, - дип сөйләде безгә спортчы кыз.  

Әлегә исә Аделина 20 мартта Киров каласында үтәчәк чираттагы илкүләм ярышларга әзерләнә. Ул анда 11-16 яшьлек хатын-кызларның парлы чыгышында келәмдәше Сафина Заманова белән җиңү өчен көрәшәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы