Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хастаханәсендә төшерелгән фотолар шаккаттырды

Аларның авторы - Диляра Эстрина.

Чаллының балалар медицина үзәге фотографы Диляра Эстрина «Табиблар эштә» бөтенроссия фото бәйгесендә җиңде.

Диляра Россия сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте уздырган фотобәйгегә фотолар җибәргән булган. Аның хезмәтләре «Тере эмоцияләр» номинациясендә югары бәяләнгән. 

Диляра балалар медицина үзәгендә фотограф булып эшли. 2018 елдан бирле яңа туган сабыйларның әниләре белән очрашу мизгелләрен фото һәм видеога төшерә. 
Диляра Эстринаның хезмәтләре «Милли проектлар –Татарстан 2021» республика бәйгесендә җиңгән иде.

Фотоларыннан төзелгән күргәзмә Танталар сараенда һәм шәһәрнең сәламәтек саклау учреждениләрендә оештырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотография сәламәтлек саклу