Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбе укучылары аяк киемнәрен урамда сала - видео

Әлеге факт буенча шәһәр прокуратурасы тикшерү үткәрә.

Бүген социаль челтәрләрдә гадәти булмаган видео таралды. Анда 56нчы мәктәп укучылары урамда аяк киемнәрен алыштыра. Әлеге күренешне әниләрнең берсе видеога төшереп алган. Бу беренче шундый очрак түгел ди. Урамда салкын. Балалар өши. Мәктәп эчендә урын юк мени? Ата-аналар аптырашта. Мәктәп җитәкчелеге нинди фикердә соң? Әлеге хәл хәтта шәһәр прокуратурасында кызыксыну уятты - тикшерү бара. 

"Шәһри Чаллы" редакциясенә мәктәп директоры урынбасары Гөлгенә Шафигуллина аңлатма бирде:

  -  Балалар аяк киемнәрен мәктәп эченә кереп кияргә тиешләр. Ата-аналарны без кертмибез. Кемнәр балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтмәгән, шул ата-аналар үзләре үк балаларының аяк киемнәрен урамда алыштыртып кертеп җибәрәләр. Нигә кертмисез? Монда салкын бит! дип, үземнең дә ничә тапкыр әйткәнем булды. "Мы не хотим" диләр. Хәтта курткаларын да иң өстенә салып кына чыгып китәләр. Салкында сөйләшә-сәйләшә, көлешә-көлешә киенәләр. Җаваплары - "мы так хотим!" Беренче этаж беләсезме нинди зур! Бөтенесенә дә урын җитәрлек. Күпме эскәмия тора. Бөтен уңайлыклар бар.

Бүген мәктәпкә ата-аналарны да чакыртканнар. Аларга бөтен уңайлыкларны күрсәткәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп