Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Татарстанда җитештерелүче техникалар күргәзмәсе үтте

Чарада мәгълүм булганча, сәнәгать комплексы алдына кыска вакыт эчендә заманча техника җитештерүне арттыру бурычы куелды.

Бүген Чаллыда республикакүләм машина төзүчеләр көне узды. Әлеге уңайдан балалар яшьләр иҗат үзәге янындагы мәйданда Татарстанда җитештерелә торган техника күргәзмәсе оештырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге мәртәбәле кунаклар күпмаксатлы, җиңел идарә ителә торган «Ансат» вертолеты,  «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелә торган төрле модельдәге йөк машиналары, Алабуганың МТЗ-Татарстан заводында җыелган тракторлар белән таныштылар. Үзәк эчендә «Эйдос Роботикс» компаниясенең Ф12-1450 роботы, Алабуга аккумулятор заводының батереяларын карадылар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов трибунага чыгып, илдәге кичәге мөһим вакыйга – ЛНР, ДНР республикаларын, Херсон  һәм Запорожье  өлкәләрен Россия Федерациясе составына алу турында килешүләр төзелү турында искә төшерде. «Быел сәнәгатебез катлаулы хәлләргә юлыкты. Логистика бозылды, көнбатыш технологияләренә юллар ябылды. Санкцияләр басымына карамастан, безнең машина төзүчеләребез яңа проектлар үзләштерәләр, югары технологияле продукция җитештерәләр. 2022 елның 8 аенда сәнәгать продукциясе индексы 103% тәшкил итте. Бүгенге көндә Татарстанда машина төзелеше тармагында 3,5 меңгә якын предприятие бар, аларда 138 меңгә якын кеше эшли. Махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә, Россия Президенты сәнәгать комплексы алдына кыска вакыт эчендә заманча техника җитештерүне арттыру  бурычы куйды», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. 

Ул бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә РФ, ТРның дәүләт бүләкләрен, ТР Президентының рәхмәт хатын тапшырды. «КАМАЗ»ның ремонт-инструменталь заводы слесаре Илдар Камалиев – «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» исеме, «РИАТ» генераль директоры Владимир Пономарев – «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медале, «Ремдизель»нең генераль директор урынбасары Фаиз Хафизов «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» исеме белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина төзүчеләр көне