Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры футболчыга премия бирде

Бу бүләккә «КАМАЗ» футбол командасы уенчысы Александр Гаглоев лаек булды.

Кичә Беренче лиганың 25нче матчында «КАМАЗ» футбол командасы үз кырында Владикавказның «Алания» командасын кабул итте. Һәм 1:0 исәбе белән җиңде.

Матч алдыннан шәһәр мэры,  клубның президенты Наил Мәһдиев «КАМАЗ» футбол командасы лидеры Александр Гаглоевка 100 саны язылган  футболка һәм 100 мең сум акча бүләк итте. 

Бу бүләккә Гаглоев «КАМАЗ» футбол командасында 100 матч уйнаганы өчен лаек булды. Җанатарлар футболистны көчле алкышларга күмделәр. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол камаз