Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мәскәү проспектын озынайталар

Эш барышы белән шәһәр мэры танышты.

Чаллыда Мәләкәс елгасы күпере астында борылыш юлын һәм Мәскәү проспектының дәвамын төзиләр. Эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. 

Күпер астындагы юл ике полосолы, 5-8 метр киңлектә булачак. 1,5- 2,5 метрлы җәяүлеләр юлы да каралган. 40 яктырткыч урнаштырылачак. Быел 77 млн сумлык эш башкарылырга тиеш. «Разворот»ның гомуми бәясе 270 млн сум. 

Юлларны "Автомобиль юллары предприятиесе" төзи. Директоры Марат Анисимов әйтүенчә, юл озынлыгы - 710 метр. Биредә шулай ук яңгыр сулары өчен кое да булачак. Төзелешне 2023 елның җәендә тәмамларга планлаштыралар. Яңа юл «Бумажниклар микрорайоны» һәм «Үзәк урам» тукталышлары арасында барлыкка киләчәк. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев:

- Без ел саен юл-транспорт һәлакате күп була торган юлларны төзекләндерәбез. Биредәге борылыш юлы да бик кирәк объектларның берсе. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау - безнең бурычыбыз.

Икенче объект - Мәскәү проспектының дәвамы. Хәзерге вакытта проектның беренче этабы буенча эшләр бара. Юллар «Притяжение» торак комплексына кадәр сузылачак. Икенче этап буенча проект эшләнә.

- Мәскәү проспектының икенче этабы ЗЯБ бистәсендәге Һ.Такташ урамына тоташтырылачак. Генераль план буенча бу юл КАМАЗ төзелеше елларында ук озынайтылырга тиеш булган. Ләкин мөмкинлекләр булмаган. Шулай итеп без халыкның 50 еллык хыялын тормышка ашырабыз, – диде Наил Мәһдиев.

Бирәдәге эшләр 2023 елда дәвам итәчәк. 


Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш юллар төзелеше