Чаллы мэры: «Күпбалалы гаиләләргә электр, газ, су булган участоклар тәкъдим ителәчәк»
Наил Мәһдиев күрше районнарда җир кишәрлекләрен карап кайтты.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев күпбалалы гаиләләргә биреләчәк күрше районнардагы җир кишәрлекләрен карап кайтты. Аның әйтүенчә, иң беренче чиратта Чаллы халкына юллар, электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин ителгән участоклар тәкъдим ителәчәк.
"Мондый җир кишәрлекләре районнарның торак пунктлары чикләрендә бар. Нәкъ менә аларны без беренче чиратта бирәчәкбез. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов якындагы районнар башлыкларына бу мөһим мәсьәләдә максималь ярдәм күрсәтергә һәм мондый җир кишәрлекләрен табарга кушты", - дип белдерде ул.
Мэр Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга, Менделеевск һәм башка районнар җитәкчеләренә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Шушы көннәрдә калган районнарга чыгып җир кишәрлекләрен карап кайтачагын әйтте.
Бүгенге көндә җир кишәрлекләре алуга чиратта 6074 күпбалалы гаилә тора.
Фотолар Чаллы мэры Наил Мәһдиев телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев