Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мастеровые» театрында балалар өчен мэр чыршысы узды

Залда катлаулы тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдән балалар һәм аларны тәрбияләүче өлкәннәр җыелды.

"Мастеровые” рус драма театрында шәһәр мэры балалар белән очрашты. Опека һәм попечительлек бүлеге бәйрәмгә 600гә якын кеше - катлаулы тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдән балалар һәм аларны тәрбияләүче өлкәннәрне чакырды. Тамаша алдыннан аниматорлар төрле уеннар оештырды. Балалар бәйрәмчә бизәлгән фойеда чыршы янында мэр белән фотога төште, аннары "Царевна Дуся"спектаклен карады.

Мэр барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап:

“2024нче елда балаларга хыялларының тормышка ашуын, яхшы укуларын телим. Чит балалар булмый, безнең балаларга күңел җылысын өләшкәнегез, авыр вакытларында янәшә булганыгыз , изге эшегез өчен рәхмәт. Ә тәрбия бирү ул, чыннан да, изге эш. Сабырлык һәм түземлек сезгә!” - диде.

Соңыннан балаларга Кыш Бабайдан татлы  бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев