Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры төзелеш объектларына чыкты

Ул капиталь ремонт барышы белән танышты.

Төзүчеләр өчен Яңа ел каникуллары озак дәвам итмәде. Төзелеш объектларында эшнең кызган мәле. Мәскәү проспектын озынайтып ясау дәвам итә. Быел объект кулланылышка тапшырылырга тиеш. Планда мәктәп һәм тагын бер балалар бакчасын төзү дә тора. Шәһәр мэры эш барышы белән танышты.

​​​​

Мэр Мәләкәс елгасы күперендә дә булды.  Анда яңа борылыш юлы төзелә. Ул ике полосалы, 5 метрдан 8 метрга кадәр киңлектә булачак. Иркен җәяүлеләр юлы ясау, яктырткычлар урнаштыру да күздә тотыла. Төзүчеләр инде 462 шпунт урнаштырган. Эшләр быел тәмамланырга тиеш. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең капталь ремонты  барышы белән дә танышты. Хастаханәнең А блогын гыйнвар азагында кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Соңыннан Г блогын тәмамлау бурычы тора. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеш