Чаллы - Новый поселогы юлында фаҗига
Яңалыклар тасмасы

Чаллы - Новый поселогы юлында фаҗига

Кеше үлеменә китергән очракның сәбәпләре ачыклана.

Кичә Чаллы – Водозабор – Новый бистәсе автоюлының беренче чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.

ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада Приора»да булган 18 яшьлек машина йөртүче яктылык кайтаручы элементларсыз юл буйлап барган җәяүлене бәрдергән. Җәрәхәтләрдән җәяүле урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев