Алар мошенниклар капканына эләкте.
Хокук сакчылары кисәтүләренә карамастан, мошенниклар капканына эләгүчеләр кимеми. Аеруча өлкән яшьтәгеләр алдана.
63 яшьлек хатын-кыз 825 мең сум акчасын инвестиция проектына салып, арттырмакчы була. 3 атна дәвамында консультант белән сөйләшә. Шуның белән акчасыннан җилләр исә. Счётта вәгъдә ителгән процентлар да, үз акчасы да булмый.
Икенче алданучы да - пенсионер хатын-кыз. Ул мошенникларга ноябрьдән бирле акчасын күчерә башлый. Мәскәү һәм Эстония трейдерлары белән аралаша. Мошенникларга барлыгы 351 сум күчерә.
Әлеге ике факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Нет комментариев