Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятесендә 55 яшьлек эшче гомере өзелде

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.

Чаллының җитештерү базасында «Рем Тех» предприятесе эшчесе гомере өзелде. Слесарь эшләрен башкарганда ир-ат автобус астында кала. 55 яшьлек шәһәрдәшне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаталар. Әмма табиблар гомерен саклап кала алмый. 

Әлеге факт буенча ТР Тикшерү комитеты төзелеш яисә башка эшләр алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.  

Хәзер тикшерү үткәреләчәк. Төзелеш мәйданында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы затларга хокукый бәя биреләчәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев