Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туе абсолют батыры исеменә кемнәр көрәшәчәк?

5 көрәшчегә ставка куялар.

Быел Сабан туе көрәше «кызу» булачак, дип ышандыра Чаллы көрәш федерациясе әгъзасы Ленар Садыйков. Алар 5 көрәшчегә – Азат Габдерәшитов, Егор Такарлыков, Радик Сәлахов, Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйләҗетдиновка «ставка» куялар.  

«Кызык булачак. Ничә ел инде Азат белән Рәнис көрәшәләр. 2023 елда Эльдар абсолют батыр булды, узган ел Ранис. Быел кем булыр?! Алардан башка бит әле башка районнардан да киләләр. Татарстанның төп лидерлары. Һәрбер авырлык категориясендә 3-4 көрәшче», – ди Ленар Садыйков. 

Азат Габдерәшитов 90 кг авырлык категориясендә көрәшәчәк. Легендар «Копчёный»ның энесе Эльдар Хәмитов - 100 кг авырлыкта. Егор Такарлыков – 115 кг, Радик Сәлахов белән Ранис Гыйләҗетдинов - 135 кг-га кадәр авырлыкта бил алышачак.  

Моннан тыш, яшьләр арасында да абсолют батырны билгеләячәкләр. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылачак. Абсолют батырга исә  Кытай машинасы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев