Чаллы Сабан туе абсолют батырына Кытай автомобиле бүләк итәчәкләр
Дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Чаллы Сабан туе абсолют батырына тәкә белән яңа модель – SOUEAST машинасын бүләк итәчәкләр. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.
Милли көрәштә 14 яшьтән алып яшүсмерләр, 18 яшьтән алып спортчылар бил алышачак. Ярышлар 19 авырлык категориясе буенча узачак. Җиңүчеләрне медаль һәм акчалата бүләкләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, Сабан туе 14нче июнь көнне, гадәттәгечә, мәйданда узачак. Ат ярышлары – Ипподромда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев