Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәфкать туташы Татарстан чемпионы булды

«Бигрәк тә тауга менүе авыр булды», - ди ул.

Дәвалау-физкультура диспансерының баш шәфкать туташы Наталья Тугулёва скайраннинг-узыш дисциплинасында альпинизм буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды!

«Ирәмәл Ярыш» – альпинизм буенча Татарстан чемпионаты Башкортстанда узды. 470тән артык спортчы 1582 м биеклектәге Олы Ирәмәл тавына менү ярышында катнашты. 27 километрлык дистанция чыдамлыкка һәм рух көченә чын сынау булды, аны Наталья Тугулёва югары тизлек һәм осталык күрсәтеп, бик яхшы узды.

Скайраннинг – таулы җирлектә йөгерүне һәм зур биеклеккә күтәрелүне берләштергән мавыктыргыч спорт төре. Ул спортчылардан яхшы физик әзерлек, җирдә ориентлаша белү һәм катлаулы һава шартларында ярышларга әзер булуны таләп итә. Наталья Тугулёваның җиңүе – зур казаныш, тырыш күнегүләрнең һәм үз көчеңә ышануның нәтиҗәсе.

"Мин әлеге ярышларда җиңә алуыма бик шатмын! – дип уртаклашты Наталья Тугулёва. – Бигрәк тә тауга менү бик авыр булды. Әмма мине хезмәттәшләрем һәм дусларым минем өчен җан атып тордылар, һәм бу миңа көч бирде. 
Спорт белән шөгыльләнегез, үзегезгә ышаныгыз, һәм сездә барысы да килеп чыгар дип киңәш итәсем килә"

Наталья Николаевна – безнең горурлыгыбыз! Ул үзенең спорт казанышлары белән хәтта иң җаваплы һөнәрдә дә яраткан шөгыль өчен вакыт табарга һәм анда зур үрләргә ирешергә мөмкин икәнен исбатлый. Аңа алга таба да уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев