Чаллы-Сарман юлын ремонтлауга 275 миллион сум акча бирелә
Эшне кайчан тәмамлыйлар?
Яңгырлар күп яву нәтиҗәсендә җимерелгән Чаллы – Сарман автомобиль юлының 1,2 км озынлыктагы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Бу хактагы тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Контракт проекты нигезендә, подрядчы эшләрне 2027 елның 9 ноябренә кадәр тәмамларга тиеш. Заказчы «Главтатдортранс» ДКУ тора. Финанслау Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелә.
Проект нигезендә тышкы электр челтәрләрен, газ белән тәэмин итү объектларын һәм элемтә линияләрен урнаштыру, җир эшләрен башкару, юл өслеген ремонтлау күздә тотыла.
Барлык эшләрне 8 августка тәмамларга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев