Чаллы - Сарман трассасында яңгыр күп яву юл җимерелде, хәрәкәт туктатылды
Килеп туган вазгыять белән бәйле рәвештә автомобильчеләргә Татарстанның Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да килеп туган вазгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдалануларын сорыйм. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында барлык җаваплы хезмәтләр катнашында оператив киңәшмә уздырыла. Белгечләр вазгыятьне бәяли һәм һәм хәрәкәтне торгызу өчен барлык чаралар күрелә. Тынычлык саклавыгызны, юл хезмәтләре таләпләрен үтәвегезне һәм рәсми мәгълүматны күзәтеп торуыгызны сорыйм», – дип язды Хөснуллин ВК да үзенең битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев