Чаллы спортчылары 4 алтын медаль яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары 4 алтын медаль яулады

Ярышлар Екатеринбургта узды.

Екатеринбургта спортның көч төрләре буенча «Русская весна» ачык Европа кубогы ярышлары узды.
Анда 1500 кеше катнашты. 
Чаллы данын «Чаллы» спорт мәктәбенә йөрүче инвалид-спортчылар Николай Бердников, Ришат Фазуллин, Хатмулла Гыйззәтуллин һәм Августа Беляева яклады.
Нәтиҗәдә алар барсы да алтын медаль яулады. 


инвалид спортчылар Алтын медаль

Нет комментариев