Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары гадәти булмаган операция ясадылар

Аорта урынына трубка рәвешендәге протез куелган.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табиблары Татарстанда беренчеләрдән булып умрау (ключица) астындагы артерия аша аорта клапанын имплантацияләделәр. Биредә мондый төр операцияләрне дүрт ел ясыйлар инде. Әмма моңа кадәр клапанны кирәкле урынга бот артериясенә катетр урнаштырып куя иделәр. Табиблар беренче тапкыр бу эшне умрау сөяге астындагы артерия аркылы эшләделәр. 

«Авыруның бот сөягендәге аорталар катлаулы булганлыктан, өзелү куркынычы бар иде. Шуңа күрә  без кыска юл сайлап, умрау сөяге астындагы сул як артерияне кулланырга булдык», – хастаханәнең баш хирургы Рәмис Якубов.  

64 яшьлек авыруга операцияне кардиохирург, рентгенхирург, анестизиолог, перфузиолог, шәфкать туташлары – барлыгы 9 белгечтән торган табиблар командасы ясаган. Башта аорта тамырын тәртипкә китергәннәр. Аорта урынына трубка рәвешендәге протез куелган. Шул трубкага клапан имплантацияләнгән. Хәзер авыру үзен яхшы хис итә. Операция нәтиҗәсендә тын кысылу, йөрәк авыртулары беткән. 

Сүз уңаеннан, быел ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары аорта клапанын имплантацияләү буенча 11 операция ясаганнар. Соңгысы яңа ысул белән. Хастаханәдә умрау сөяге астындагы артерия аша операция ясау дәвам итәчәк. 

Фото сәламтлек саклау сайтыннан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек