Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы «Безнең заман герое» премиясе алды

Рифат Рәшид улы бик күпләргә күрү сәләтен кайтарды.

Чаллы табибы, 5нче  шәһәр хастаханәсенең  офтальмология бүлге мөдире Рифат Җамалиев «Безнең заман герое» республика премиясенә лаек булды. 

... Рифат Рәшид улы күзенә сверло кергән бер авыруның күзен һәм күрү сәләтен саклап калды.  Хәер, ул операция ясап, бик күпләргә якты дөньяны күрү бәхетен бүләк итте. «Рифат Рәшидович – бик тырыш, тәҗрибәле, кешелекле табиб. Аның рәхмәтле пациентлары арасында мин дә бар. Ул операция ясагач, Аллаһка шөкер, күзлексез йөрим. Кешеләргә күрсәткән игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сәламәт булсын. Чаллы табибын күреп, лаеклы бәя бирүчеләргә дә рәхмәт яусын», – ди шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева.

Хастаханәнең тәкъдимнәр һәм шикаятьләр китабына Рифат Җамалиев исеменә йөздән артык авыру рәхмәт сүзләре язып калдырган. Бу – аның чын мәгнәсендә халык табибы икәнлегенең дәлиле.

«Безнең заман герое» премиясен тапшыру тантанасы ел саен Казанда уза. Әлеге чараның максаты – яшь буынга үрнәк булырлык шәхесләрне күрсәтү. 
Әлеге күркәм чара «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге һәм «Яшь гвардия» партиясе тәкъдиме белән барлыкка килгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек табиблар