Чаллы театры артисты Алсу Хәбетдинова: «Үскәннәрен сизми дә калдык»
Кызы да, улы да үз юлларын тапканнар.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдинова ире Рәис белән ике бала тәрбияләп үстерде.
«Үскәннәрен сизми дә калдык. Кызыбыз Динара иҗат юлыннан китте. Ул Г.В Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында соңгы курста укый. Быел дизайнер, мультимедиа, компьютер графикасы белгечлеге буенча диплом ала. Кызыбыз бик тырыш, төрле предприятиеләргә, компанияләргә бренд ясый», – диде Алсу кызы турында.
Хәбетдиновларның уллары мәктәптә укыганда шигырьләр сөйләргә ярата иде. Үскәч ул җитди һөнәр сайларга карар кабул иткән. Ильяс КФУ колледжында төзүче белгечлегенә укый.
«Балаларыбыз моңа кадәр йөзебезгә кызыллык китермәде, киләчәктә дә тормышта үз юлларын табып, бәхетле һәм уңышлы гомер итсеннәр», – ди актриса.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев