Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды

Активистлар «Тәүбә» мәчете скверыннан «Дельфин» спорт мәктәбенә кадәр ара үтте.

Чаллы Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка таба 10 000 адым» Халыкара акциясенә кушылды.
 
Быел ул беренче тапкыр Бәйсез Дәүләтләр берләшмәсендә волонтерлык хәрәкәте кысаларында «Һәркемгә сәламәтлек!" девизы астында узды.


 
Акция көндәлек хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлтелгән һәм өстәмә җиһазлар таләп итмәгән физик активлыкны арттыруның иң уңайлы, физиологик һәм табигый ысулы буларак йөрүгә тугрылыкны пропагандалый. Чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең физик активлыгын арттыру өчен көненә 6 меңнән 10 меңгә кадәр адымнар ясау тәкъдименә нигезләнә.


 Чаллыда сәламәтлек бәйрәме Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Тәүбә» мәчете скверыннан «Дельфин» спорт мәктәбенә кадәр узды. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны физкультура һәм спорт идарәсе баш белгече Зөһрә Фәйзуллина һәм дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов сәламләде.
 
Катнашучылар өчен волонтер-медиклар тарафыннан скандинавия йөреше буенча мастер-класс оештырылды, аннары барысы да дәвалау-физкультура диспансерының инструктор-методисты Инна Шабанова җитәкчелегендә физик күнегүләр ясадылар. Инструктаждан соң катнашучылар алдан билгеләнгән маршрут буенча үттеләр. Шартлар буенча акциядә катнашучыларга 10 000 адым араны үтәргә кирәк иде.
 
Акциядә төрле яшьтәге 700дән артык кеше катнашты. Шул исәптән шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, «Пенсионерлар берлеге» нең Чаллы бүлеге, Яр Чаллы медицина көллиятенең волонтер-медиклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев