Чаллы ТОС рәисе йорт активистларына бүләк ясады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТОС рәисе йорт активистларына бүләк ясады

«Әниләр көненә бүләк булсын», - ди.

49нчы комплекс ТОС рәисе Фәридә Хафизова якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан үз йорты активистларына бүләк ясады. 10 кешене «Шәһри Чаллы» газетасына яздырды. 

«Йортта яшәүчеләрем, подъезд өчен җаваплы кешеләрем бик актив. Дөнья, шәһәр яңалыкларын гел белеп торалар. Шәһәребездә чыгучы бердәнбер татар газетасын да рәхәтләнеп укысыннар әле дидем. Анда шәһәребез кешеләре, аларның язмышлары турында языла. Яңа форматта чыга торганы аеруча гыйбрәтле хәлләр белән тулы», – ди активист. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев