Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы университетында бомба? Студентларны эвакуацияләделәр

Урында кинологлар эшләде.

Казан инновация университетының Чаллыдагы филиалында бүген кинәт лекцияләр туктатылды. Сәбәбе – почтага килгән хатта. Иртәнге якта уку йорты шартлаткыч куелганлыгы турында хәбәр ала. Студентларны тиз арада эвакуациялиләр.  

“Шәһри Чаллы” редакциясе университет филиалы директоры Ирина Фроловага шалтыратып белеште. 

-    Чыннан да андый янау хәбәре алдык. Уку йортында бомба урнаштырулары турында язып җибәргәннәр. Барыгыз да үләчәксез дигәннәр. Без тизрәк 112 номеры буенча шалтыраттык, студентларны эвакуацияли башладык. 3 минут эчендә студентлар инде урамда иде. Бөтен кеше бик тиз эшләде. Хәтта укытучылар да гардеробтан киемнәрне биреп тордылар. Казан инновация университетының 2 бинасыннан 500гә якын студент эвакуацияләнде, - дип сөйләде Ирина Фролова. 

Урында кинологлар эшли. Бәхеткә, шартлаткыч турындагы хат ялган булып чыга. Шуңа да карамастан бу көнне лекцияләр булмый. Студентларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Казан инновация университеты филиалы директоры әйтүенчә, уку йортының моңа кадәр янау хатлары алганы булмый. Шундый ук хатлар шәһәрнең 2нче шифаханәсенә һәм КФУга да җибәрелгән була.

Хәзерге вакытта янау хатларын җибәрүчеләрне ачыклыйлар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять уку