Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында чыршылар сата башладылар

Бәяләре күпме икән?

Чаллы урамнарында чыршылар сата башладылар. Урман гүзәлләренең бәясе узган елгыдан әллә ни аерылмый. Сату урынына карап, кимендә 500 сумнан алырга була. Купшыраклары һәм озынракларының бәясе 1000 сумга кадәр җитә. Утыртып кую өчен җайланма бәясе - 200 сум.

"2-3 көн элек сата башладык. Халык әкренләп ала. Төш вакытында кеше күбрәк, кич белән дә шактый кеше килеп, бәяләрен булса да сорашып китә, - ди сатучылар.

Белгечләр  белдерүенчә, чыршы бәйрәмгә кадәр матурлыгын югалтмасын өчен агачны сулы савытка утыртырга кирәк. Анда бер аспирин, ике аш кашыгы шикәр комы да салалар. Суга куймаган очракта, шундый ук катнашманы агачка сиптереп чыгарга була. Энәләре коелмасын өчен чыршыны җылы батареялар янына кую киңәш ителми.
 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел