Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы 10 мең адым ясарга җыена

«Табиблар, студент-медиклар актив катнаша, пенсионерлар да читтә калмый», - ди дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов.

7 апрельдә Россиядә «Тормышка 10 мең адым» халыкара акциясе узачак. Бу көнне сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше темасына битараф булмаганнар туганнары, дуслары, якташлары һәм хезмәттәшләре белән бергә 10 мең адым үтәргә чыга. Акциянең төп максаты – йөрүне физик активлыкның иң табигый һәм уңайлы төре буларак популярлаштыру.

Акциядә Чаллы да катнаша. Чара 7 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге яр буе территориясендә узачак. 10.00 сәгатьтә Тәүбә мәчете мәйданында старт биреләчәк. Финиш - "Дельфин" спорт мәктәбендә.

Акциядә катнашуга актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар, буш вакытларын уңай һәм файдалы уздырырга теләүчеләр чакырыла.

«Тормышка 10 мең адым» халыкара акция 9 елдан артык үткәрелә. Ел саен анда Россиянең күпчелек төбәкләреннән 1 миллионнан артык кеше катнаша. Узган ел мондый акция Чаллыда ике тапкыр уздырылды. 500дән алып 800гә кадәр шәһәрдәшебез катнашты. Быел да ким булмас дип ышанам. Чарада табиблар, студент-медиклар актив катнаша. Пенсионерлар да читтә калмый. Икенче акция көз көне булачак", - ди дәвалау-физкультура диспансерының баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов.

КАТНАШУ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК?
1. "Милләт сәламәтлеге Лигасы"ның рәсми сайтында теркәлергә - монда. Акция тәмамлангач, теркәлгән һәр катнашучы исем сертификатын электрон рәвештә алачак.
2. Адымнарны дөрес санау өчен телефонга «Человек идущий» мобиль кушымтасын булдыру сорала.  
 
Акция 7 апрельдән 21 апрельгә кадәр 14 көн дәвам итәчәк. Акцияне РФ Спорт министрлыгы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән «Милләт сәламәтлеге Лигасы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештыра. Программа кысаларында фонд йөрү буенча Россия чемпионатлары уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнә. Бүләкләү тантанасы онлайн оештырыла.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев