Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы чүпне кая куярга белми

Чүп контейнерларын көне буе бушатмыйлар.

Әлеге күренеш шәһәрнең 37 комплексында күзәтелә. Социаль челтәрләрдә зарланып язучылар бар. Алар әйтүенчә, чүп контейнерлары көне буе тулы килеш тора. Кичке сәгать 16.24 генә машина килеп бушатып китә. Борчулы шәһәрдәшләр моның сәбәбен белергә тели. Алар чүпне төшке вакытка кадәр чыгаруларын сорый. 

“Шәһри Чаллы” редакциясе “Прибрежный-1” ҖЧҖ директоры Марсель Абдуллинга шалтыратып, әлеге сорау буенча ачыклык кертте. 

-    Чүпне чыгару белән “Гринта” компаниясе шөгыльләнә. Аларның графигы шундый, шуңа соң киләләр. Моны алар машина җитмәве белән аңлата. Соңгы вакытта 35 комплекста да шулай соң килеп бушата башладылар. Моңарчы иртән килә иделәр, - дип аңлатты Марсель Абдуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык