Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы каһарман егетләрне басып алкышлады

Аларга Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

"Энергетик" мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантана булды. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәрби  бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә подполковник Рөстәм Имаметдинов белән рядовой Дмитрий Талапинга "Батырлык» ордены, Россия Оборона Министрлыгы  Приказы буенча  ефрейторлар  Илнар Хәйруллин белән Данат Хамбаловны икенче дәрәҗәдәге «За воинскую доблесть»  медале белән бүләкләде.

Каһарман якташларыбызны зал тулы тамашачылар аягүрә басып алкышладылар. 

"Илебезне җир йөзеннән сөртеп ташларга тырышу очраклары һәрвакыт булды. Әмма бабаларыбыз, әтиләребезнең фидакарь көрәше нәтиҗсендә без Ватанны саклап калдык һәм көчле дәүләттә яшибез. Бөек Ватан сугышы ветераннары, рәхмәт Сезгә. Сезнең традицияләрне кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр дәвам итте. Бүген асыл ир-егетләребез махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үти. Без андагы хәлләрне беләбез һәм сүзебез, гамәлләребез аша армия белән халыкның бердәмлеген дәлиллибез", - диде ул үзенең чыгышында. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Батырлык