БСМПда гинекология бүлеге ачылды
Яңа белгечләр эшли башлады.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә гинекология, терапия, дезинфекция бүлекләре ачылды.
Гинекология бүлеге мөдире вазифаларын 9 ел стажы булган табиб акушер-гинеколог Резеда Шәвәлиева башкара. Бу бүлектә Римма Бубякина, Люция Әхмәтшина, Юлия Гайсина кебек яңа белгечләр эшли. Баш шәфкать туташы - Алсу Ямилова.
Терапия бүлеге башлыгы итеп Ольга Буланова билгеләнде. Биредә баш шәфкать туташы вазифаларын 41 ел стажы булган Хәмдия Халилова башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев