Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы» хоккей клубында яңа тренер

Ул танылган командаларны җитәкләгән.

Шәһәрдә "Чаллы" хоккей клубының яңа тренерын белән таныштырдылар. Ул - Александр Соколов. "Нефтехимик" хоккей клубын Суперлига чемпионаты плей-оффына чыгарган кеше. Россиякүләм һәм яшьләр хоккей лигалары клубларында баш тренер булып эшләгән. "Нефтехимик-2", Киров-Чепецк шәһәренең  "Олимпия", Лениногорскның "Нефтяник", Пензаның "Дизель" командалары хоккейчыларын өйрәткән. Исемлек моның белән гына чикләнми. Казанның "Феникс" командасы уенчыларын тәрбияләүдә дә өлеше зур аның. Яңа тренерга Чаллы зур өметләр баглый. Аңа һәм командага башкарма комитет җитәкчесе, хоккей клубы президенты Фәрид Сәлахов уңышлар теләде. 

Моңарчы баш тренер вазыйфасын Айдар Мусакаев башкара иде. Ул 16 ел ярым хезмәт куйды. Аның җитәкчелегендә "Чаллы" командасы 401 тапкыр җиңү яулады.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей