Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы-Зәй юлында ике кеше гомере өзелде

Машиналар танымаслык хәлдә.

Кичә кичке сәгать 5тә Чаллы-Зәй юлында юл-транспорт һәлакәте булды. «Сузуки Грант Витара» белән «Шевроле Лачетти» автомобиле бәрелеште. Инспекторлар әйтүенчә, авариядә «Сузуки Грант Витара» машинасын йөртүче 35 яшьлек ир-ат гаепле. Юл өслеге начар булуга карамастан, ул тизлек режимын сакламый, идарә итүне югалта һәм каршы юнәлештәге полосага чыга. Бу вакытта «Шевроле Лачетти» машинасы килгән була. Руль артында 67 яшьлек ир-ат була. Ике машина да танымаслык хәлгә килә. 

Ике машина шофёрлары да зыян күрә: башлары, эчләре, күкрәкләре җәрәхәтләнә, кабыргалары сына. Шулай ук «Сузуки Грант Витара»ның 37 яшьлек пассажиры, «Шевроле Лачетти»ның 67 яшьлек пассажиры да имгәнә. Аларның барысын да БСМПга озаталар. 

«Сузуки Грант Витара»да утырып барган икенче пассажир - 57 яшьлек ир-ат һәм «Шевроле Лачетти»ның 67 яшьлек хатын-кыз пассажиры табиблар килгәнче җан бирә. Ир-ат Түбән Камадан, хатын-кыз Минзәлә районыннан, ди Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев.

Машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да куркынычсызлык каешларын эләктергән булган. 

Фотолар Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев