Яңалыклар тасмасы

Чаллы зиратларына агу сиптерәчәкләр

Ни булган?

“Яз быел иртәрәк килде. Шул сәбәпле бөҗәкләр дә иртәрәк уянды. Аеруча безне талпаннар борчый”, - ди ТР Роспотребндзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. 

Чаллыда зыян күрүчеләр әлегә юк. Әмма этләр урман, парклардан ияртеп кайта башлаган. Шуңа күрә урман, сквер һәм паркларны талпаннарга каршы 2 атнага иртәрәк эшкәртә башлаячаклар. Барлыгы 345 га җиргә агу сиптерү планлаштырыла. Исемлектә быел зиратлар да бар.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: “Бөтен җиргә дә химия сиптермәгез. Кеше күп йөри торган урыннарга гына. Чаллыда яшәүчеләр үзләре җаваплы булсыннар. Талпаннар активлашуын белә торып урманнарга чыкмасыннар. Барсалар да, куркынычсызлык чараларын күрсеннәр иде”, – диде.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


талпаннар эшкәртү

Нет комментариев