Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 көн эчендә 3 шәһәрдәш акчасын югалтты

Гомуми салынган зыян күләме - 350 сум.

"Сезнең туганыгыз авариягә эләкте! Акча кирәк!" Бу - мошенникларның инде тапталган алдау схемасы. Шуңа да карамастан ышанучылар кимеми. Аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызлар алдана. Хокук сакчылары әйтүенчә, бер көн эчендә мошенниклар тозагына 3 шәһәрдәш эләкте. Аларның берсе курьерга 150 мең сум тапшырса, калган икесе 100шәр мең сум акчасын пакетка төреп биргән. 

Мошенниклар белән алдануларын хатын-кызлар бик соң аңлаган. Телефон аша эш итүче мошенниклар эзенә чыгу җиңелләрдән түгел, ди хокук сакчылары. Алар төрле шәһәрләрдә теркәлгән берничә телефон номерларыннан шалтырата. Хәзер алар эзләүдә. Кулга алынган очракта мошенникларга 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар