Чаллыда 1 майда ниләр була?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 майда ниләр була?

Бәйрәм чаралары.

Чаллыда 1 майда 12 сәгатьтә берничә урында 1 май яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар була.
«Азатлык» мәйданында «Болгар» бию тетары, «КАМАЗ» мәдәният сарае артистлары катнашында «Чаллы 1 майны каршылый» дип исемләнгән концерт һәм мастер-класслар була. 
 Җиңү паркында «Эврика» мәдәният үзәге «Язның тылсымлы мизгелләре» программасын күрсәтә.
Энтузиастлар бульварында  «Наигрыш» халык уен кораллары ансамбле һәм «Кызыл тау» мәдәният үзәге артистлары чыгыш ясый. 
Филармониянең эстрада-джаз оркестры «Яз энергеиясе» прогрммасы белән Шишкин бульварында чыгыш ясый. 
ГЭС бистәсендәге ял паркында «Энергетик» мәдәният сарае     һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы артистлары катнашында зур бәйрәм була. 
 


1 Май «Чаллы дусларын җыя»

Нет комментариев