Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 11 бала талпаннардан зыян күргән

Аларга энцефалитка каршы прививка ясаганнар.

“Быел яз иртә килде. Бөҗәкләр дә иртә уянды. Талпаннардан сак булыгыз!” – дип, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев алдан ук кисәтеп куйган иде. Ул вакытта зыян күрүчеләр әле юк иде. 

Табиблар беренче пациентларын кабул итте. Кама балалар медицина хастаханәсенә 11 бала мөрәҗәгать итте. Бу хакта КДМЦның матбугат хезмәте җиткерде. Зәй районында яшәүче баланың талпан башына кадалган. Әти-әнисе үзләре мөстәкыйль тартып чыгарганнар. Әмма барыбер хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Балага талпан энцефалитына каршы прививка ясаганнар. Олы Шилнәдә дә шундый ук очрак.

Зурлар арасында да зыян күрүчеләр бар. БСМПга 5 кеше мөрәҗәгать иткән. Шәһәрдәшләр әйтүенчә, алар кан суыручы бөҗәкләрне авыл, бакча яны территорияләреннән эләктергәннәр. Табиблар игътибарлы булырга чакыра. Талпаннар өйгә эт-песиләр белән дә ияреп кайтырга мөмкин, ди алар.

 Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, быел Чаллыда талпаннарга каршы чаралар 2 атнага иртәрәк үткәрелә башлаячак. Бу хакта моннан укый аласыз .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор талпаннар