Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннардан зыян күрүчеләр бар

Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

"Быел яз иртә килде. Шуңа күрә талпаннар да иртә уянды", - ди ТР Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. 

Бәхеткә, кан суыручы бөҗәкләр кешеләргә һөҗүм итәргә өлгермәгән. Урман, аланнарда йөрергә яратучы этләр зыян күргән. "Ветеринар клиникасында эшләүче хезмәттәшләр белән сөйләштем. Алар талпан эләктергән этләрен алып килүчеләр инде бар дип сөйлиләр", - ди Илгизәр Бариев. 

Шуңа күрә талпаннарга каршы чаралар Чаллыда быел иртәрәк уздырылачак. Иң беренче чиратта кеше күп йөри торган җирлекләр эшкәртеләчәк. Барлыгы 345 га җирдә талпаннарга каршы агу сиптереләчәк.  

Талпан тешләгән очракта, кичектермичә йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать  итәргә киңәш итә табиблар. Анда энцефалитка каршы вакцина ясаячаклар. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпаннар бөҗәкләр