Чаллыда 150 меңнән артык лалә утыртылды
2025 елда шәһәр проспектларында чәчәкләр быелга караганда күбрәк булачак.
Чаллының «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре быел көз 19 чәчәклеккә 150 меңнән артык лалә суганчасы утырттылар.
Өч зур клумбага 20 меңәр суганча утыртырга туры килгән.
«Безнең оешма һәр елны көз шәһәрнең чәчәк түтәлләренә суганчалар утырта. Яз көне төрле төсләрдәге лалә чәчәкләре проспектларны бизи. Күпчелекне кызыл, сары, ак чәчәкләр тәшкил итә. Быел 150 меңнән артык суганчы утырттык, узган ел 116 мең иде. Салкыннардан саклау өчен аларның өстенә махсус җайланма яптык», – ди «Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесенең директор урынбасары Айдар Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев